"Рәхим ит, Нәүрүз!"
Бүген авылыбыз мәдәният йортында халкыбызның күркәм бәйрәме - Нәүрүз үткәрелде.
Бәйрәм төрле милли уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә мәктәп укучылары да актив катнашты. Тамашада Кыш бабай белән Нәүрүзбикә төрле сынаулар көтте. Җырлап, биеп күңел ачканнан соң барлык килгән кунаклар кайнар чәй һәм тәмле коймак, ботка белән сыйланып, бер-берләренә теләкләр теләп таралыштылар. Шушы бәйрәмне оештыруда катнашкан авылыбыз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Дөньялар имин булып, яңгырлар явып, игеннәр уңып, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар иде дигән теләктә калабыз!