"Кулларыңнан гөлләр тама"
"2022 ел - Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игьлан ителде.
Урта Йорткүл авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Кулларыңнан гөлләр тама" дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Авылдашыбызның кул эшләре белән күргәзмә оештырылды. Милли түбәтәй, калфак, чигелгән мендәрләр, сөлгеләр борынгы җәүһәрләр күргәзмәдә урын алды.
Чара уңаеннан "Халкыбызның күңел бизәкләре" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Кичәбезнең практик өлешендә төрле чигү алымнары белән таныштык.
Авылыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын барлыйк. Сандык төпләрендәге рухи ядкарьләребезне ешрак карыйк, аларның тарихы белән кызыксыныйк һәм киләчәк буынга тапшырыйк.
#годКультурногоНаследияНародовРоссии