"Юныс Әхмәтҗанов- татар халык ашларының " әтисе""
#годкультурногонаследиянародовроссии2022
#ЮнысӘхмәтҗанов
Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов — күренекле татар ашчысы, кулинария буенча күп китаплар авторы. «Казан» ресторанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар.
Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1942 елда аш-су остасы булып башлый. 1957 елны мастер-повар дәрәҗәсенә ирешә. 1960 елны Юныс Әхмәтҗанов Ленин ордены белән бүләкләнә. СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ урысча) куелуга ирешкән кулинар хезмәтләре ил күләмендә югары бәяләнеп, ул алтын медаль белән бүләкләнә.
Юныс Әхмәтҗанов татар милли кулинариясен тирәнтен өйрәнә, татар авыллары буенча рецептлар җыя, үзе күп кенә рецептлар яза. 1958 елны татар халык ашларына караган 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Ул Казанда милли ашлар әзерләү буенча махсуслашкан җәмәгать туклануы предприятиесен ачу идеясен тәкъдим иткән иде. Шул рәвешчә «Татар ашлары йорты» барлыкка килгән.
1980 елда Мәскәү Олимпиадасы вакытында узган халыкара чараларда татар халык ашларын тәкъдим иткән.
"Юныс Әхмәтҗанов- татар халык ашларының " әтисе"" исемле кичәдән күренешләр.
Мәдәният йортында легендар аш -су остасы Юныс Әхмәтҗановның 95 яшьлеге уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылган иде. Күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Вәлиева Айсылу кош теле, вафли рецеплары белән, ә Юнысова Гүзәл апа үзе яратып пешерә торган коймак рецепты белән бүлеште.
Интернет заманы булса да Юныс абый Әхмәтҗановның китаплары әле дә популяр булып калалар. Андагы рецепларны хатын- кызларыбыз әле дә яратып кулланалар.