"Муса Җәлил- халкым улы"
#МусаҖәлил
Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына – 116 ел. Муса Җәлил дигәндә - татар халкы, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул - чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
Шушы уңайдан китапханәдә "Муса Җәлил- халкым улы" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.