Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

"Они вернулись с Победой"

"Алар илгә Җиңү алып кайтты" .
Бөек Ватан сугышыннан җиңү белән кайткан фронтовикларның туганнарына китаплар тапшыруны дәвам итәбез.

Гомер сизелми үтә. Инде Бөек Ватан сугышының соңгы залплары тынуына да җитмеш алты ел вакыт үтеп китте. Фашизмга каршы көрәшкән ветераннарның саны торган саен кими. Без Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы истәлекләрне кадерләп сакларга тиеш.

Бу коточкыч сугыш илебез тарихында аерым урын алып тора. Кырыс сугыш еллары артта кала барган саен совет халкының кылган батырлыгы тагын да тулырак ачыла.

Спас районы тарихында Бөек Ватан сугышы тирән эз калдырды.

1941 елдан 1945 елга кадәр Куйбышев (хәзерге Спас районы) территориясеннән 8220 кеше мобилизацияләнгән. Расланган архив документларына караганда, Спас районының 11017 кешесе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Шуларның 5644 е гомерлеккә яу кырында ятып калган, 2193 кеше хәбәрсез югалган.  5373 кеше җиңеп туган якларына кайткан.

Особое место в истории Спасского района занимает  Великая Отечественная война.

В период с 1941 по 1945 год с территории Куйбышевского (ныне Спасский район) района были призваны по мобилизации 8220 человек. По подутвержденным архивным документам реально участвовало  в Великой Отечественной войне 11017 уроженцев Спасского района. Из них 5644 погибли на полях сражений, 2193 пропали без вести. Вернулись с победой 5373 человек.