"У войны не женское лицо"
#УВойныНеЖенскоеЛицо
Бүген Галия апа Баязитова янында булып кайттык. Галия апаның балачагы сугыш чорына туры килгән.
Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.
Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр.
Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.
Төшерелгән видеоларны китапханәнең ВКонтакте битенә карарга мөмкин https://vk.com/club188321841