«Халкым мөнәҗәт әйтә”
«Халкым мөнәҗәт әйтә” очрашу
#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#годродныхязыковинародногоединства
Без бүген авылыбызның хөрмәтле кешесе, остабикәсе Галия апага Баязитовага барып мөнәҗәт укырга өйрәнеп кайттык.
Галия апа өлкән яшьтә булуына карамастан бик зихенле карчык. Авылыбызда бер генә аш мәҗлесе дә анардан башка үтми. Ул үзенең моңлы тавышы белән догалар, мөнәҗәтләр, бәетләр укый.
Мөнәҗәт уку җиңел эш түгел икән. Текстны башкарганда моңлы итеп көйгә салып укырга кирәк.
Айсылу да Галия апага ияреп мөнәҗәт укыды. Минемчә, бик әйбәт килеп чыкты. Айсылу җырларның да көен тиз отып ала шул ул, шуңа күрә аңа бу дәрес бик җиңел бирелде.
Видеоязманы китапханәнең ВКонтакте битендә карарга мөмкин.https://vk.com/club188321841
Мөнәҗәт — гарәп теленнән кергән сүз. "Ярлыкауны сорау", "ялвару", "үз-үзең белән сөйләшү" дип тәрҗемә ителә. Шәрык әдәбиятларында һәм фольклорында лирик жанр атамасы, дини-интим эчтәлекле әсәр. Мөнәҗәтләр көй белән башкарылалар.
Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры. Илаһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог ул.