"Читаем Тукая"
Урта Йорткүл авылы китапханәсе, Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан, авыл урамында сораштыру үткәрде. Без урамда үтеп баручыларга Габдулла Тукай шигырьләреннән өзек укыдык, ә алар бу шигырьнең исемен әйттеләр. Сораштыруда егермеләп кеше катнашты. Тукай шигырьләрен авылдашларыбыз әйбәт беләләр икән, бу куанычлы күренеш. Төшерелгән видеоролик китапханәнең ВКонтакте челтәрендәге битенә куелды.https://vk.com/club188321841