"Тукай безнең йөрәкләрдә"
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 135- еллыгы уңаеннан Урта Йорткүл төп
мәктәбендә "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.
Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул
гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки
халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында
иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
Бүгенге бәйрәмдә аның әсәрләре яңгырады. Укучылар шигырьләрне зур осталык белән
сейләделәр. Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
Тукай ижаты... Тукай дөньясы... Безнең әле бу дөньяны һаман да колачлап бетерә
алганыбыз юк. Һәм бу мөмкин дә түгелдер. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз;
Тукай безгә ныграк якыная, без үзебез дә аңа ешрак тартылабыз.