Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата.Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр.
Нәүрүз ул – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар, булган үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр. Ул бәйрәмгә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә килә.
   Менә шуңа күрә, Нәүрүз ул – тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.