"Ак калфак"
#АкКалфак
Кичә, Болгарда, филология фәннәре кандидаты Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы бюросы җитәкчесе, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы белән очрашуда булып кайттык. Кадрия Раес кызы "Ак калфак" оешмасының эше белән таныштырды. Эшләнгән эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде.
Татарстан Республикасының "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә.
Общественная организация татарских женщин Республики Татарстан "Ак калфак" была создана в 1990 году.
Җыенның төп максаты – бөтен дөньяда “Ак калфак” оешмасының бүлекчәләрен оештырып, халкыбызның мирасын киләчәк буынга тапшыру.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Татарстанда - 162 бүлекчәсе, Россия регионнарында – 36, чит илләрдә 18 бүлекчәсе оештырылды. Хәзерге вакытта “Ак калфак”ның 216 оешмасы һәм моннан тыш тарихта калган татар хатын-кызларыбыз исемнәре белән аталучы оешмалар да, безнең белән берлектә.(“Сөембикә”, “Сәхибҗамал”, “Бубый”) милли юнәлештә уңышлы гына эшләп килә.
“Ак калфак” оешмасының максаты:
1. Милләтебезнең югалып барган йолаларын, гореф-гадәтләрен, һөнәрләрен, яшәешь үрнәкләрен, киенү алымнарын халыкка кайтару, торгызу.
2. Милләтебезнең тел хәзинәсен гаиләләрдә саклап калу, ясле-бакчаларда ук телебезнең асыл хәзинәсе - бишек җырларын балаларга көйләү.
3. Татар гаиләләрен саклап калу.
4. Өйләнешмәгән, тормышка чыкмаган (30-50 яшьтән) ир-ат һәм хатын-кызлар белән эш (димчеләр аша,интернет челтәре аша) .
5. Ясле-бакчаларда һәм мәктәпләрдә татар теленең куелышы.
6. Дәүләт күләмендә хатын-кызның дәрәҗәсен күтәрү.
7. Милләтебезнең тарихи хатирәләрен барлау, һәр гаиләнең шаҗәрәсен, авылларның, оешмаларның тарихларын булдыру максатыннан шаҗәрә бәйрәмнәрен оештыру.
#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#годродныхязыковинародногоединства