#увойнынеженскоелицо
Уткән ел үзенең 92 яшен тутырган Камилә әби Хәлиуллина 1928 нче елның 25 ноябрендэ Дала Йорткүле авылында дөньяга килә.14 яшендә ятим калган кызга тормышның әчесен күп күрергә туры килә. "80 чакрым ераклыктагы Томба урманнарына агач кисәргә йоргән вакытлар аеруча күнелдән китми.10 көнлек ризыкны: 3 ипи,1 чиләк бәрәңге,1 йомарлам майны үзебез белән күтәреп барабыз.Салкын ,тәрәзәсе дә булмаган йортларда торабыз. Салкын үзәккә үтә. Эштән кайткач, юешләнеп беткән чабаталарыбызны тезеп куябыз да шулар өстенэ ятып йоклыйбыз. Үлемнәр бик күп була иде. Киселгән агачның кайсы якка авасын белми дә каласын. Ашарыбызга беткәч,төнлә качып кайтырга чыгабыз. Кондез булмый,тотып алалар. Чәчәкле авылында кереп кунып, икенче көнне генә өйгэ кайтып егыла идек" дип хәтирәләре белән уртаклашты Камилә әби. Бүгенге тормышның кадерен белеп, шатланып яшәргә дэ яшәргә генә ди ветеран.
#увойнынеженскоелицо