Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

"Халкыбызның күңел бизәкләре"

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#годродныхязыковинародногоединства
"Халкыбызның күңел бизәкләре".
Авыл җирлегебез бер булгач күрше Иж-Борискино авылы кешеләре белән аралашып яшәргә туры килә. Иж- Борискино авылында чувашлар яши. Күршеләребез белән аллага шөкер дус - тату яшибез. Быел туган телләр елы булгач,  мәдәният йортырда үткәрелә торган чараларны да берләшеп үткәрергә уйладык.
  Бүгенге фольклор кичәбезне "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип атадык. Килгән кунакларны кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырдык. Татарларла кулланыла торган чигү алымнары турында сөйләдек. Үз чиратында кунакларыбыз да чувашларда кулланыла торган чигү үрнәкләре белән таныштырдылар. Алар да күргәзмәгә бик матур итеп эшләнгән кул эшләре алып килгәннәр иде. Татарларда шома чигүгә өстенлек бирелсә чувашлар "хаҗ җөе" кулланып чигәләр икән. Ике милләтнең чигү үрнәкләрендә охшашлыклар да күп булуына игътибар иттек.
Чуваш чигешендә геометрик орнаментларга аеруча игътибар ителгән үсемлек һәм хайван сурәтләре чигелгән геометрик формалар күбрәк урын ала. Ә татарларда исә үсемлек орнаментлары өстенлек итә.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә  чигүче милләттәшләремнең кул эшләре белән танышуны мөһим дип саныйм.