"Солдат хатирәләре"
Мәдәният йортында "Солдат хатирәләре" исеме астында истәлекләр кичәсе үткәрдек. Өлкән буын кешеләре армия сафларына балаларын азан әйтеп, теләкләр теләп ничек озатуларын искә төшерделәр. Армиягә китәсе егет ипи телемен авыз итә иде дә калганын мич башына җыеп куя иделәр, ризыгы өйдә көтеп торсын дип. Апа, абыйларыбыз альбомнар карап хатирәләр яңарттылар.
"Солдат хатирәләре" кичәсенең икенче өлеше урта яшьтәгеләр белән дәвам итте. Күргәзмәгә Вәлиев Фазыл, Вәлиев Зөфәр, Әхмәтшин Фәнис, Ситдиков Ринат, Махмутов Илһамнарның армия сафларында хезмәт иткәндә төзегән фотоальбомнары урын алды. Айсылу Ситдикова, Алсу Әхмәтшина һәм Айсылу Вәлиевалар бу истәлекләрнең гаиләдә кадерләп саклануы турында әйтеп үттеләр. Егетләргә армиягә киткәндә кызлар чиккән кульяулык бүләк итә иделәр. Гармуннар белән авыл көенә җырлап урам әйләнә идек. Әле бер егеткә, әле икенчесенә озату кичәсе - вечерга бара идек. Ә иртәгесен бер йөк машинасы арбасы төялеп Болгарга солдат озатырга китә идек. И кызык чаклар...
Яшьлегебез күңелле үткән икән бит.