"Син Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?"
Татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Валеева Гөлчәчәк, 8-9 нчы сыйныфларда "Син Муса Җәлил иҗатын беләсеңме? "исемле әдәби викторина үткәрде. Укучылар герой шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, тарихта калган эзләре турындагы сорауларга җаваплар әзерләделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар." Гомерем минем моңлы бер җыр иде", дигән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтүдә катнаштылар. Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар тыңладылар.
Соңыннан шигырьләргә ясалган иллюстрацияләргә күзәтү ясалды. Укучы Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат алды.