Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

" Көчле рухлы әдип"

9 февраль көнне, танылган татар язучысы Фәнис Яруллинның туган көнендә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Вәлеева укучылар өчен " Көчле рухлы әдип" дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында укучылар язучы, шагыйрь, прозаик һәм драматург тормышын һәм иҗатын искә төшерделәр. Шулай ук укучылар шагыйрьнең искиткеч осталык белән язылган  шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар тыңладылар. Чара укучылар күңелендә тирән эз калдырды.