"Зур сугышның кечкенә Геройлары"
8 февраль - Бөек Ватан
сугышында катнашкан Герой балаларны искә алу көне булу уңаеннан, сыйныф җитәкчесе Гәрәева Р. М. 8-9 сыйныф укучылары белән "Зур сугышның кечкенә Геройлары" исемле батырлык дәресе үткәрде. Укучылар Герой балаларның ул вакытта ничек яшәүләре, кылган батырлыклары турында видео карадылар. Слайдлар аша укучылар үзләре белән бер яшьтә булган, сугыш кырларында геройларча үлеп калган балалар турында тагын бер исләренә төшерделәр. Белемнәрне ныгыту максатыннан дәрес интеллектуаль уен белән төгәлләнде.