"Герб тарихы"
7 февраль - Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан 8 нче сыйныф җитәкчесе Гәрәева Р. М. " Герб тарихы" дип исемләнгән информация сәгате үткәрде. Ул укучыларга Герб безнең Республикабызның дәүләт символы булуы һәм 1992 нче елның 7 февралендә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар шулай ук, Республикабызның башка символлар, алардагы төсләрнең нәрсәне аңлатуы турында тагын бер искә төшерделәр. Бигрәк тә укучылар, Гербтагы канатлы барс турындагы легенданы зур кызыксыну белән тыңладылар.