Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

"Сталинград сугышы"

2  нче февральдә илебез  Сталинград сугышында  немец - фашист гаскәрләрен тар - мар итү көнен билгеләп үтә.  Шул уңайдан сыйныф җитәкчесе Гараева Р. М. 8 - 9 нчы сыйныф укучылары белән  "Сталинград сугышы" темасына батырлык дәресе үткәрде. Укучылар тарихи моментлар, Сталинград янындагы авыр сугыш көннәре турында сөйләделәр. Сталинград сугышында катнашкан  авылдашларыбызны искә төшердек һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдык.  Чараның максаты укучыларда  патриотизм, бердәмлек һәм җаваплылык хисе формалаштыру, илебезнең үткәненә һәм хәзергесенә карата хөрмәт тәрбияләү иде..