"Акылың булса акылга ияр, акылың җитмәсә мәкальгә ияр"
#Туган_телләр_елы
#годродныхязыковинародногоединства
Туган телләр елына багышланган чаралар үткәрүне дәвам итеп, бүген "Акылың булса акылга ияр, акылың җитмәсә мәкальгә ияр" исемле мәкальләр кичәсе үткәрдек. Кичәбезне Равил Фәйзуллинның " Туган телем" җыры белән Айсылу Вәлиева башлап җибәрде. Килгән кунакларны китап күргәзмәсе белән таныштырып үттек. Күргәзмәдә Н.Исәнбәтнең 1969 елда җыеп бастырган мәкальләр җыентыгын, яңа басмаларын да, башка төрле фольклор әсәрләр җыентыклары белән дә танышырга мөмкин иде. Тамашачылар "Мәкальне дәвам ит", "Мәкальдәге төшеп калган сүзне тап", Парын тап" кебек уеннарда катнаштылар.
Мәкаль
Мәкаль - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре.
Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган. Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр. Мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде. Бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята...
Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә, киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып тора.
«Мәкаль» сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе - тиешле урынында әйтелгән сүз.
Төрки халыкларның кайберләре аны борынгылар сүзе, кайберләре — аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар, чувашларда ваттисем калани — картлардан калган сүз дип йөртәләр.