"Сугыш хатын-кызлар өчен түгел..."
Урта Йорткүл китапханәсендә "Сугыш хатын-кызлар өчен түгел..." исемле китап күргәзмәсе янында фикер алышу булды.
Бөек Җиңүне якынайтуда хатын-кызларның роле дә искиткеч зур булган. Күбесе тылда эчкерсез хезмәт итеп үз өлешен кертсә, кайберләре сугыш ялкыны эчендә дә булганнар.
Әйе, бу коточкыч сугыш афәте асыл затларыбызны да ил азатлыгы хакына аяусыз көрәшкә күтәрелергә, кулына корал алырга мәҗбүр итте. Районыбызда да гүзәл затлар изге яуда катнашкан, күрсәткән батырлыклары өчен орден – медальләргә лаек булганнар.
Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер - берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, үзара бәйләнештә әйтүе сәер.
Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш аяусыз сынады. Алар моңарчы ирләр күтәреп барган авыр хезмәтне үз иңнәренә алды. Хатын-кызлар авыр сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнар, җиңү сәгатен якынайту өчен тиндәшсез хезмәт батырлыклары күрсәткәннәр. Ирләр өчен дә, үзләре өчен дә бар көчләрен биреп эшләгәннәр. Кыскасы, сугыш чорында, хатын-кыз искиткеч бөек көч булды. Сугыш һәм һәм хезмәт ветераннары бик зур ихтирамга лаек.