"Видеорепортаж из прошлого" ,"Үткәннәрдән видеорепортаж"
Бүген Сарим абый төшергән видеоларны карап яшь чакларны искә төшереп кайттык. Бик күңелле булды. Күпме истәлек, күпме хатирәләрне яңарттык. Яшь булганбыз, матур булганбыз икән)). 23 ел элек 9нчы май бәйрәмендә зал тутырып утырырлык ветераннарыбыз да булган икән әле. Хәзер аларның бөтенесе мәрхүм инде. Язмалардан карап искә алырга гына калды. Балалар бакчасындагы, мәктәптәге балалар хәзер үзләре әти- әни булып үсеп җиттеләр инде. Язмаларны белән уртаклашкан өчен Сарим абый Нургаязовка бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Шулай ук, бу язмаларны заманча техника белән халыкка күрсәтүне оештырган өчен, Валеев Зөфәргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. ТАССРның 100 еллык юбилеена зур бүләк булды бу.