Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

"Каз өмәсе"

Уңган хуҗабикәләребез Гатауллина Замзәмия, Насыйбуллина Миләүшә, Валеева Айсылу, Габбазова Гөлсинурлар, Зарипова Мәдинә, Әхмәтшина Алсуларның быел каз-үрдәкләре бик килеште һәм бу йортларда каз өмәләре гөрләп үтте.

Өйләрдә каз өмәләре узганнан соң, хуҗабикәләребезне  мәдәният йортына  “Май канаты үрү” кичәсенә чакырдык.

  Камырдан берәр нәрсә пешерә башласак каз канатыннан кулланабыз бит. Бу эшкә безне зур тәҗрибәсе булган Гөлсинур Габбазова өйрәтте. Май канаты бәйләүнең үз серләре дә бар. Канатны  дөрес итеп сыдырып, тигез итеп җыясы һәм матур итеп бәйли дә белергә кирәк икән әле. Май канаты ясау түземлек һәм төгәллек сарый торган эш булып чыкты, ләкин үзебезнең эш нәтиҗәсен күрү күңелле булды.

Кичәбез җыр, уеннар белән үрелеп барды.

Традиция буенча бәйрәм коймак һәм башка тәм-томнар белән чәй эчү белән тәмамланды.