"Әтием,горурлыгым"
Һәр баланың тормышында ата-ана, әти-әни – ике иң якын һәм иң мөһим кеше. Әнинең роле һәркемгә аңлаешлы, әмма шуны истә тотарга кирәк: әтинең балалар тормышында катнашуы да бик мөһим. Балалары аның дуслыгына, кайгыртуына һәм яклауына бик мохтаҗ.
КАтна
2021нче елның октябрендә Рәсәй Федерациясе Президенты В.В. Путин ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк һәм «Әтиләр көне» дип аталачак рәсми бәйрәм – Әтиләр көнен раслау турындагы карарга кул куйды.
Шул уңайдан китапханәдә: "Әтием, горурлыгым! "дигән исем астында әтиләр турында шигырьләрне кычкырып уку һәм әңгәмә үтте.Катнашучылар әти кешенең гаиләдәге роле,әти сүзе нинди көчкә ия икәнлеге буенча әңгәмә кордылар.