"Хәтер шәме"
"Хәтер шәме" - Бөтенроссия гомуммилли хәйрия акциясе, ул Бөек Ватан сугышы елларында корбан булганнарны искә алу көне һәм искә алу билгесе буларак уза.Без тынычлык, илебезнең киләчәге һәм азатлыгы өчен гомерләрен биргән миллионлаган ватандашларыбызның үлемсез батырлыгын искә төшерәбез. Аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы – безнең һәрберебез өчен үрнәк.