"Наркомания-афәт ул"
Наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендәге хәлләрне яхшырту, наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Тукай авылы китапханәсендә “Наркомания – афәт ул” исеме астында әңгәмә үтте. Әңгәмәнең максаты: наркотикның кеше организмы өчен зарарлы булуын исбатлау; наркотик кулланган очракта килеп чыккан бәхетсезлек очраклары; балаларда наркотикка каршы тискәре йогынты ясау өстендә эшләү; наркотик кулланырга мәҗбүри иткән үзенең яшьтәшләре арасында каршы тору алымнарын тәрбияләү бурыч итеп алынды