Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәләрен нык бел"

Җәй балалар өчен каникуллар, ял итү вакыты. Күпчелек балалар велосипед, скутер, мотоциклда йөрергә ярата. Китапханәче балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен киметү буенча профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында юлларда булырга мөмкин булган төрле ситуацияләрне карадылар. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең кагыйдәләрне үтәве турында әңгәмә һәм фикер алышулар актив узды. Балалар бу әңгәмәдә рәхәтләнеп катнаштылар, алып баручының сорауларына җавап бирделәр һәм бу темага үз тәҗрибәләреннән мисаллар китерделәр.
Чара азагында урамга чыктылар да, авыл урамнарындагы билгеләрнең нәрсә икәнен искә төшереп, авыл урамы буйлап йөреп чыктылар. Катнашучыларга «Юл хәрәкәте иминлеге »темасына буклетлар тапшырылды