Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Куркырга кирэкми,белергэ кирэк!"

Тукай авылы китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Куркырга кирәкми, белергә кирәк»дигән исем астында социаль - хокукый сәгать үтте . Чарада ВИЧ ( кеше иммунодефициты вирусы) - иң куркыныч вирусларның берсе булуы турында сүз барды. Ул иммун системасын зарарлый, аның организмны төрле инфекцияләрдән саклау сәләтеннән мәхрүм итә. Яшүсмерләр мәгълүмати листовкаларны кызыксынып карадылар, сәламәт яшәү рәвеше турындагы әдәбият белән таныштылар. Китапханәче яшүсмерләрне сәламәт, актив яшәү рәвеше алып барырга һәм сәламәтлегебез һәм киләчәгебезнең бездән торуын истә тотарга өндәде!