Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

«Ата-бабаларымның теле сүнмәскә тиеш"

Тукай авыл китапханәсендә «Ата-бабаларымның теле сүнмәскә тиеш»дигән темага әңгәмә үтте. Китапханәче укучыларга славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодий турында сөйләде. Шулай ук катнашучылар хәрефләрнең ничек барлыкка килүен, ни өчен алар язуда нәкъ менә шулай сурәтләнүен, балавыз такталар,папирус һәм туздан ясалган китаплар турында белделәр. Аннары викторина сорауларына җавап бирделәр, борынгы сүзләрнең мәгънәсен билгеләделәр, алфавит хәрефләре турындагы табышмакларны чиштеләр,туган тел турында мәкальләр белән таныштылар. Туган тел турында шигырьләр укыдылар.