"Экологик сукмак буенча сэяхэт"
Яшь китап укучылар китапханәче белән бергә экологик сукмак буйлап мавыктыргыч сәяхәткә бардык. Экологик сукмак-авылның табигый объектлары буенча маршрут, анда кеше табигатьне , хайваннарны һәм кошларны, агачларны һәм үләннәрне сакларга өйрәнә. Балалар урман турындагы вакыйганы тыңладылар, анда кеше килгәч, агачлар киселгәннән, янгыннан, сулыкларның пычрануыннан, һаваның төтен белән агулануыннан, чүп-чар белән чүпләнүеннән соң, берүзе, җәнлекләр һәм кошларсыз калган. Урман турында шигырьләр укыдык .Урманга ярдәм итү өчен балалар урман экологик сукмагы буйлап үттеләр һәм кешенең хаталарын төзәттеләр. Сәяхәтчеләр викторина сорауларына актив җавап бирделәр, агач һәм үсемлек исемнәре язылган табышмакларга җаваплар бирделәр. Урманнан соң күл янына килделәр. Суның пычрану сәбәпләре турында әңгәмә уздырдык. Күлләр һәм елгалар турында шигырьләр укыдык. Татарстан Республикасында нинди зур елгалар һәм күлләр барлыгын искә төшердек.