Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Әфган-йөрәк ярасы!"

Тукай авылы китапханәсендә "Әфган-йөрәк ярасы"дигән исем астында мәгълүмати стенд төзелде.Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып истә
Әфган сугышында катнашканнар арасында Тукай авылы егетләре:Ахтямов Илхам Самат улы,Ахтямов Фәнис Әхмәт улы да бар. Алар илнең патриоты, өстән бирелгән боерыкның, һичшиксез, үтәлергә тиешлеген аңлап үскән көчле буын вәкиле.Бу сугышның хаксызлыгын аңласаларда,биргән антларына тугры кала егетләр.Миңа калса, бүгенге көндә алар үзләренең исән калганына куанып,торрмышның тәмен белеп яшиләр.