"Без бердәм, тату гаилә"
2024 нче ел -Гаилә елы.
Илебездә 2024нче ел, Гаилә елы дип игълан ителде.Ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз ул. Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул.Шул уңайдан Тукай авылы китапханәсе һәм Тукай авылы клубы белән берлектә "Без бердәм, тату гаилә" дигән темага кичә оештырылды.Кичә барышында гаиләләр рәсем ясау, шигырь уку, гаилә төшенчәсе рәсемен ясау, гаилә төзелү тарихы буенча көч сынаштылар, дәртле бию көйләренә кушылып биеделәр.