Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Китап бүләк итегез"

2012 елдан башлап 14 февраль көнне Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Әлеге көн бөтен китап бүләк итүчеләрне берләштерә, укуга мәхәббәт тәрбияли. Тукай авылы китапханәсендә «Дарите книги с любовью» дигән акция уза. Китап иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе, аны без якыннарыбызга һәм дусларга бүләк итә алабыз. Борын-борыннан китап бирү – үзеңең хөрмәтеңне белдерү яки танышу мөмкинлеге булып саналган. Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан китапханәче үзенең китап укучыларына дусларга гына түгел, таныш булмаган кешеләргә дә китаплар бүләк итәргә кирәк икәнлеген аңлатып үтте . Китапханәгә Мифтахов Илхам, Сибгатуллин Фэнис, Хабибуллин Раиль, Сагдеев Фирдус, Ахметов Равиль гаиләләре китап бүләк итте.