"СПИД-не спит!"
СПИД (синдром приобретенного иммунного дефицита) — булдырылган иммунитет дефициты синдромы — лимфа системасының зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организ-мының үзен-үзе саклау көчләренең кимүенә китерә торган вируслы авыру.
Бу — XX гасыр азагында барлыкка килгән, барлык континентларга, илләргә таралган чир.
Иммунодефицит вирусы (ВИЧ) кешенең геннар структурасына керә, ә генетик аппаратны чит информациядән чистарту проблемасы бик авыр. СПИД — бик авыр икътисади проблема да. Фундаменталь фәнни эзләнүләр, диагностика өчен аппаратура, дарулар эшләү; авыруларны һәм ВИЧ йөртүчеләрне дәвалау күп миллиард доллар чыгымнар таләп итә. Экспертлар фикеренчә, XXI гасырда СПИДка тотылган чыгым алга киткән илләрнең хәрби бюджетыннан күбрәк булырга мөмкин. Авыруларның, ВИЧ йөртүчеләрнең, аларның балалары, туганнарының хокукларын саклау проблемасы да бар.
Тукай авылы китапханәсендә 'СПИД -не спит!", "СПИД-йокламый" дигән исем астында әңгәмә үтте.
Әңгәмә барышында катнашучылар СПИД турында мәгълүматлар белән таныштылар. Йоктыруны кисәтү буенча буклетлар алдылар.