Тукаевская сельская библиотека - филиал № 21

"Без- бердәм, тату гаилә!"

22 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шул уңайдан Тукай авылы китапханәсе, Тукай урамы халкы, Тукай авылы клубы белән берлектә урам бәйрәме үткәрдек. Барлык катнашучыларга, оештыручыларга бик зур рәхмәт. Алдагы көннәрдә дә шундый бәйрәмнәр оештырырга насыйп булсын!