"А.С.Пушкин-бөек рус язучысы"
2024 елның 6 июне – бөек рус язучысы Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Ул безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле. Александр Сергеевич шигырьләр, әкиятләр яза. Пушкин әкиятләренең нигезендә рус халык әкиятләре, фольклор әкиятләре, балаларның психологик үсешенә зур йогынты ясый, аларның күзаллауларын үстерә, баланың сүзлек запасын киңәйтә, иң яхшы әхлакый сыйфатлар тәрбияли.
Китапханәдә балалар белән А.С.Пушкин әкиятләрен укып,әкиятләр буенча рәсемнәр ясау оештырылды.
Китапханәче А. С. Пушкиннын биографиясе белән таныштырды, катнашучылар әкиятләр буенча сорауларга җаваплар бирделәр.