Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Ифтар мәҗлесе

14 май көнне Чәчәкле авылы мәктәп бинасында депутатыбыз Ф.Вәлиев тарафыннан ифтар мәҗлесе үткәрелде.  Ифтар мәҗлесендә Йолдыз,Чәчәкле авылында яшәүче йөздән артык кеше катнашты. Фәрхәт хәзрәтнең вәгазь сөйләве,бергәләшеп намаз уку,авыз ачу-мәҗлестә катнашучы һәркемнең күңеленә хуш килде.