Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

"Җиңү бәйрәме"

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 74-ел тулу уңаеннан,  9 май иртәсендә Чәчәкле авылында  тантаналы митинг булды. Сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обеискка укучы балалар венок куйдылар. Бәйрәм тантанасында  укучы балалар,авылдашлар һәм кунаклар катнашты. Өлкән буын авылдашларыбыз бу тыныч,матур  тормышны сакларга,сугышта һәлак булган авылдашларыбызның якты истәлекләрен сакларга өндәделәр.