Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

“Ана-бөек исем...”

 "Ана -бөек исем..." 8-март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара әнә шулай дип аталды.  Китапханәче кунакларны  бәйрәм  тарихы белән таныштырды. Бәйрәм күңелле ,дустанә мөнәсәбәттә үтте:әниләребезгә,хатын-кызларыбызга багышлап иҗат ителгән шигырләр,җырлар яңгырады, шаян уен-конкурсларда да теләп катнаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.