Туган тел көне
21-февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Чәчәкле авылы мәдәният йортында "Туган тел көне"уңаеннан "Башваткыч " уены уйнадык. Уен алдыннан мәдәният йорты мөдире Сабирова Г. "Туган тел көне" тарихы,телләр турында кызыклы фактлар, туган телебез турында мәкаль-әйтемнәр турында сөйләде."Башваткыч"уены кыш темасына әзерләнгән иде. Уеныбызның җиңүчесе Наилә апа булды. Уенда катнашучылар истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм кичәсе Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.