Чыршы янында уеннар
3-январь көнне Чәчәкле авылы мәдәният йортында балалар өчен "Кышкы уеннар " дип аталган бәйрәм үткәрелде. Балалар белән чыршы тирәли җырлар җырлап әйләндек,күмәк уеннар уйнадык. Төрле конкурсларда катнашып балалар үзләренең осталыгын күрсәтте : " убырлы"себеркесендә узышу,иң матур кар бөртеге кисү , "кар йомарламнары "ату һәм башка уеннарда балалар шатланып һәм теләп катнаштылар.Шулай ук балалар әдәби әсәрләр, табышмак -мәкальләр турында бирелгән сораулар га җавап эзләделәр. Бәйрәм азагында һәр бала татлы бүләк белән бүләкләнде.