"Уңышлары белән килде көз!
... Табигатьтә көз хакимлек итә. Кырлар бушап калды,бакчалардагы соңгы уңыш та җыеп алынды. Көз үзе моңсу булса да ,байлык-нигъмәтләре белән күңелне сөендерә. Менә шундый көннәрнең берсендә Чәчәкле авылы китапханәсендә "Уңышлары белән килде көз!" дип аталган кичә үткәрелде. Кичәдә катнашкан һәр хуҗабикә үзе белән "күчтәнәч!-быелгы уңыштан ясалган яки пешерелгән ризык алып килде. Төрле яшелчә салатлары,тозланган һәм пешерелгән ризыклар,урман һәм бакча сыйларыннан әзерләнгән күргәзмә дә оештырылды. Китапханәче Г.Гаязова көзге уңыш бәйрәме турында сөйләде,кичәдә катнашучылар яшелчә,җиләк-җимеш,урман байлыклары турында кроссвордлар чиштеләр,табышмакларга җавап эзләделәр,тәмле салат ясау серләре белән уртаклаштылар. Г.Шамионова,Г.Җиһаншина,Н.Беляева,Г.Сабирова,Г.Галиева һәм башка апалар пешереп килгән камыр ашлары,яшелчә салатлары белән сыйландылар,кызыклы вакыйгаларны искә төшереп сөйләшеп утырдылар. Әлбәттә инде,барысы да киләсе көзләрне дә мул уңыш белән,исән-сау каршы алырга насыйп булсын ,дигән теләктә калдылар.