Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

«Без дә комсомол идек"

  Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы (ВЛКСМ) оешуга 100-ел тулу уңаеннан Чәчәкле авылы китапханәсендә "Без дә комсомол идек" дип аталган очрашу-әңгәмә үткәрелде. Кунак итеп чакырылган авылдашыбыз Зөмәрә апа Абдуллина 1966 елда  XXlX Татарстан өлкә комсомол конференциясенә делегат итеп чакырыла. Зөмәрә апаны рәхәтләнеп тыңладык: комсомолга кабул ителү вакытлары ,кышын чаңгылар белән күрше авылга концертлар белән бару,мәктәпне тәмамлагач, фермага эшкә килү,комсомол конференциясендә катнашу,летчик-космонавт В.Терешкова белән очрашу-яшьлектәге күңелле вакыйгалар белән уртаклашты. Зөмәрә апа комсомол путевкасы белән укырга керә,югары белемле ветеринария врачы булып лаеклы ялга чаклы туган авылыбызда эшләде. Эштә алдынгы белгеч булып танылган Зөмәрә апаны комсомол оешмасы Мәскәүгә путевка белән бүләкли.Комсомоллы елларыбызны яхшы яктан гына искә алам,белемле дә,эшле дә булдык, ял да иттек,эшебезгә карата хөрмәте дә булды ди Зөмәрә апа.