Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

"Әзерләнәбез-кышка"

 ...Бакчаларда мул булып уңыш өлгерде. Әле кайчан гына кара җиргә орлык сипкән булсак,бүген сентябрь кояшы астында сап-сары кабаклар,яшел кыярлар тәгәрәп ята,сабакларда помидорлар кызарып утыра,борычлар,баклажаннар өлгерде. Уңган хуҗабикәләр җиң сызганып "кышның корсагы озын"дип яшелчәләрдән салатлар,җиләк-җимештән как коярга тотынды.Яшелчәләрдән файдалы ,тәмле ризыклар әзерләүгә киңәш максатыннан ,китапханәдә "Әзерләнәбез-кышка" дип аталган күргәзмә китап укучылар күңеленә хуш килде.