Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Әкияттә-кунакта

...Балачакны әкияттән башка күз алдына да китереп булмый. Нинди генә әкиятләр уйлап чыгармаган халкым : дуслык-татулык турында да,бердәмлек турында да ,ярдәмчеллек,юмартлык,ялкаулык,ә иң мөһиме -һәр әкияттә яхшылык җиңеп чыга.  Менә без дә балалар белән әкиятләр укырга булдык : татар халык әкиятләрен кычкырып укыдык. Әкият тыңлау-үзе бер кызык.