12 июнь-Россия көне
Чәчәкле авылы мәдәният йорты каршында балалар белән Россия көненә карата викторина үткәрдек. Викторина сораулары туган җиребез Татарстан,аның җирлекләре,табигый байлыклары,данлыклы авыл-шәһәрләре,үзебез туып-үскән Чәчәкле авылының истәлекле урыннары турында булды. Күмәк уеннар,акбур белән рәсем ясау,пазллар җыю да бәйрәм рухын күтәрде.