6-июнь А.С. Пушкин туган көн
Ел саен 6-июнь көнне рус шагыйре А.С.Пушкин һәм рус теле көне булып үтә. Укучыларыбыз өчен бу көн быел да бәйрәм рухында үтте. Китапханәдә яшь укучыларыбыз белән А.С. Пушкин әкиятләре буенча викторина үткәрелде, "Алтын әтәч турында әкият" укыдык. Урта яшьтәге китап укучыларыбыз белән А.С.Пушкин шигырьләрен уку булып үтте . Г.Галиева, Г.Муллаярова мәктәп елларыннан ук истә калган "Кышкы кич","Көз" шигырьләрен сөйләделәр. Китап укучылар А.С.Пушкин әсәрләреннән төзелгән "...Я помню чудное мгновенье..." дип аталган күргәзмә белән таныштылар.