Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Хәзинә эзләдек.

 Чәчәкле авылы китапханәсендә балалар белән "Хәзинә"эзләү уены үткәрелде. Балалар Робинзон Крузодан килгән хат белән таныштылар:карта буенча һәр тукталышта билгеләнгән биремнәрне үтәп югалган "хәзинә"не эзләп табарга әйтелгән иде. Табышмакларга җаваплар да таптылар,мәсәләләрне дә чиштеләр ,"реклама" сүзеннән яңа сүзләр дә яздылар,серле билгеләр белән билгеләнгән урыннарны да таптылар һәм ниһаять агачлар арасына яшерелгән "хәзинә" табылды.