Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

"Җир- уртак йортыбыз"

 "Җир -уртак йортыбыз" темасы астында балалар белән велосипедта "Урман күле"нә сәяхәт ясадык. Искиткеч табигатле туган ягыбыз  язгы көннәрдә аеруча матур,соклангыч. Эссе көннәрдә су коенырга мөмкин булган, кармак салырга яратучы балыкчыларны балык белән куандырган күлнең тарихын да балалар кызыксынып тыңладылар. Киләсе сәяхәтебез "Аю күле"нә булачак. -Ни өчен "Аю күле" дип аталган  сорауга да җавапны ишетерләр. Риваятләр авыл хәтерендә әле дә саклана ,киләчәк буыннарга да барып җитәр.