Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

 Җиңү бәйрәме алдыннан,4-май көнне "Балаларга" сугыш турында укыйбыз" акциясе үткәрелде. Самара өлкәсе балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган акциядә катнаштык. Балалар сугыш чоры турында бик күп китаплар,поэмалар, шигырләр язылуы турында белделәр. Акция кысаларында А.Митяевның "Землянка","Мешок овсянки" хикәяләре укылды. Балалар белән хикәя турында  фикер алыштык ,үз фикерләрен белдерделәр. Муллаяров Таһир сугышта булган бабасы хакында сөйләде. Балалар китапханәдә оштырылган "...Бер кайтырбыз... " дип исемләнгән сугышта катнашкан авылдашларыбыз фотоларыннан ,истәлекләреннән төзелгән стенд белән таныштылар.